Имәнлебаш авылында гомер кичерүче Фәимә Гариф кызы Хөснуллинага 17 гыйнварда 90 яшь тула.
Олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче кадерле әниебезне, әбиебезне олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Безгә олы терәк, ныклы таяныч булган, кадерлебез, Ходай сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин көннәр бүләк итсен. Син тормыштагы сынауларны җиңә киләсең, балаларыңа, туганнарыңа, авылдашларыңа сабырлык,изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа, кадерле әниебез. Өебез һәрвакыт якты, ризыклы булсын, гел шулай көләч, ягымлы булып кал. Алдагы көннәрдә дә без–балаларың, килен-кияүләрең, онык-оныкчыкларың, якыннарыңның бәхетенә куанып, шатлык-сөенечләргә күмелеп, кайгы-хәсрәтләр күрми озак еллар безне сөендереп яшә.Синең кебек киң күңелле, барчабызга да рәхим-шәфкатен мулдан биреп яшәүче әниебез булу – безнең өчен зур бәхет. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай,
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән сине яратып кызларың-кияүләрең, улларың-киленнәрең, онык-оныкчыкларың.
Нет комментариев