Имәнлебаш авылында гомер кичерүче кадерле әниебез Фәимә Гариф кызы ХөснуллинаГА 17 гыйнварда 88 яшь тулды.

Олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, сине туган көнең - гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Безгә олы терәк, ныклы таяныч син, Ходай сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин көннәр бүләк итсен. Алдагы көннәрдә дә без–балаларың, килен-кияүләрең, онык-оныкчыкларың, якыннарыңның бәхетенә куанып, шатлык-сөенечләргә күмелеп, кайгы-хәсрәт күрми озак еллар безне сөендереп яшәргә язсын. Синең кебек киң күңелле, барчабызга да рәхим-шәфкатен мулдан биреп яшәүче әниебез булу – безнең өчен зур бәхет. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып, һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән сине яратып кызларың-кияүләрең, улларың-киленнәрең, онык-оныкчыкларың.
Нет комментариев