Имәнлебаш авылында гомер кичерүче Радаил Гыймран улы Гомәровка 18 мартта 60 яшь тулды.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, туганыбыз, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, куанычлы көннәр телибез.Күңелең һәрчак тыныч,эшләрең уң булсын.Киләчәктә дә һәр туар таңга куанып, балалар, онык-лар игелеген күреп, аларга куанып, туганнарның җан җылысын тоеп, тигезлектә озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер итеп
Яшәвеңне генә телибез.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарың.
Нет комментариев