Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Имәнлебаш авылында гомер кичерүче Вәсимә Илһам кызы Нәҗмиевага 21 сентябрьдә 80 яшь тула.

21 сентября 2019, 08:00

1017

0

0

Без барлык балалары кадерлебезне юбилее белән тәбрик итәбез.
Хезмәт юлын терлекчелек тармагына багышлаган кеше буларак, ул авылыбыз, районыбызның тирән ихтирамга лаек, мөхтәрәм заты. Әтиебездән яшьли тол калган әниебез ике кызын җил-яңгыр тидермичә, кирәк чакта әти дә була белеп, ныклы тәрбия биреп үстерде. Хәзер исә әниебез кияүләренә, оныкларына да үз җылысын, күңел назын тигез өләшә.  Искиткеч җайлы, йомшак күңелле, ярдәм кирәк булганда җанын бүлеп бирергә әзер булган әниебезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр.
Әни, әбиебез! Ярый әле, син бар бу дөньяда. Саулыгың нык, гомерең озын булсын. Безнең белән сөенеп яшәргә язсын. Табыннарыбызның мул, сыйлы, бәрәкәтле булуында синең өлешең бик зур, кадерлебез. Барысы-барысы өчен олы рәхмәт әйтеп, синең алда баш иябез.
Рәхмәт сиңа, мең-мең рәхмәт, әнкәй,
Бар гөмереңә булдың түземле.
Сәламәт бул, һичбер кайгы күрмә,
Ходай олыласын үзеңне.
Чын йөрәктән чыккан теләкләрне
Кабул итче, әни, бу көндә.
Оныкларга  - үрнәк, безгә терәк булып,
Яшик әле шулай гел бергә.
Изге теләкләр белән, кызлары Ләйсирә, Венера, кияүләре Әнәс, Фәнил, оныклары Азат, Алмаз, Гүзәл, Булат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев