Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Имәнлебаш авылында туып үсеп, бүгенге көндә Түбән Лоҗыда яшәүче Миңнезәкия Хәмидулла кызы Хөсәеновага 2 ноябрьдә 80 яшь тула.

01 ноября 2019, 08:41

469

0

0

Кадерле апабыз, туганыбыз,  сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син якты йөзле, киң күңелле, игелекле булуың белән барыбызны да үзеңә тартып торасың. Тырыш һәм тәвәккәл булдың, бервакытта да уфтануны, зарлануны белмәдең. Киң күңелле, җор телле, сабыр, батыр йөрәкле син. Беркайчан да сагыш-моңга бирешмисең, тормышны яратасың, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Шундый гади, эчкерсез, киң күңелле булып кал. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен,  туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Алдагы көннәреңдә дә бары  сихәтлектә-саулыкта, бәрәкәтле, имин тормышта яшәвеңне телибез.
Кайчан керсәң, өеңдә нур бөрки,
Каршылыйсың якты йөз белән.
Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә
Синең әйткән йомшак сүз белән.
Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Иң изге теләкләр белән энең Вазыйх, барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев