Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Имәнлебаш авылында яшәүче Энҗе Габделбәр кызы Әхмәтҗановага 24 мартта 50 яшь тула.

22 марта 2019, 09:25

935

0

2

Сөекле әнкәебез, син дөньяга килеп  аваз салгач, сандугачлар сайрап җибәргән, карлыгачлар күккә күтәрелгән, парсыз кошлар парланган, болытлар таралган, күк йөзе зәңгәр төскә кергән. Кояш исә җир йөзендә иң изге, иң гүзәл затларның берсе булачак Ана туу шатлыгыннан Җир тирәли елмаеп әйләнгән, аның елмаюыннан  гөлләр үскән, җимеш пешкән, саф сулы чишмәләр челтерәп ага-ага инешләргә кушылган, үз артларыннан чишмә-елгаларны ияртеп, диңгезләргә, дәрьяларга кадәр барып җиткәннәр. Шулай булмыйча, дөньяга туган һәр изге кеше табигатьне яшәртә, матурландыра, тулыландыра бит.
Әнием, сез әти белән без - өч балагызны кеше арасында ким-хурсез итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез.. Бу изгелекне яхшы гамәлләр, игътибар һәм ярдәмебез белән сезгә кире кайтарырга бурычлыбыз.
Әнкәем, күз нурым!
Бүген сиңа 50 яшь, син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда агарткан чәчләрең, йөрәк борчуларың, әйтелгән авыр сүзләр,  белмичә рәнҗеткән өчен  безне кичерсәң иде. Гомер юлларың озын, көннәрең шатлык белән үтсен, кайгы-хәсрәт күрми, безгә шулай терәк һәм кирәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез.
Туган көнең белән әниебез, без сине бик яратабыз.
Ин изге теләк белән  тормыш иптәшең Илгиз,  улларың Илнар белән Искәндәр, кызың Ләйсән,  киленнәрең Лиана, Мәрьям,  оныкларың  Альмир, Рузәл, Илһам. Теләкләргә әбиебез, туганнар, кода-кодагыйлар да  кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев