Имәнлебаш авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Нурлыбанат Ахун кызы Имамиевага 1 гыйнварда 80 яшь тула
Әниебез тормыш юлы буйлап горур атлый. Һәркемне ул ачык йөз, сый тулы өстәлләр белән каршы ала. Тынгы белмәс эшчән куллары әле дә тик тормый: җәй буе бакчасында матур-матур чәчәкләр, җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерә. Аш-суга бик оста, аның камыр ризыкларын һәркем мактап туя алмый. Ул пешергән орлыклы төш турында республикада да беләләр. Шул ук вакытта ул бик шаян телле, авылның мәдәни тормышында актив катнаша. Авыл халкы да ярата, хөрмәт итә әниебезне. Авылдашлар аны акъәби, дип йөртә. Тормышны яратып, вакытның минутын да әрәм итмичә яши ул.
Газиз кешебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Йортыбызны балкытып, күңелләргә сүрелмәс нур сибеп яшәвең – безнең өчен иң олы бәхет. Гомерең буе гаиләм, балаларым дип яшәдең, зарланмадың, сыктанмадың, сабыр булдың. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы бирсен, туар таңнарың аяз һәм имин булсын. Җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып, озын-озак гомер кичер.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшең – күркәм бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык изгелекләр бәйләмен.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Гаиләдә булсын бөтенлек.
Без телибез сиңа чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыгың Регина.
Нет комментариев