Имәнлебаш авылында яшәүче Миңненур Миннегайсә кызы Шаһиевага 11 июльдә 70 яшь тула.
Имәнлебаш авылында яшәүче туганыбыз Миңненур Миннегайсә кызы Шаһиевага 11 июльдә 70 яшь тула.
Йөрәк түребездән чыккан иң кайнар хисләребезне кушып, кадерле туганыбыз, сине гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Тормыштагы шатлык-борчуларны уртаклашып яшәрлек, һәрвакыт таяныч булырдай, төпле киңәшләрен бирүче, хәлләребезне белешеп торучы киң күңелле, мәрхәмәтле, ачык йөзле син. Янәшәбездә синең кебек туганыбыз булу белән без бәхетле. Гомерең буе гадел хезмәт белән, тормыштан тәм табып, якыннарыңа ныклы терәк, авырлык килгәндә таяныч булып яшисең. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыгызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Шулай ук туганыбыз Миңненурның тормыш иптәше Вазыйх Хәмидулла улы белән гаилә корып яши башлауларына май аенда 50 ел тулды. Алдагы көннәрегездә дә тигезлектә, якыннарыгызга олы таяныч, зирәк, акыллы киңәшчебез булып яшәргә язсын. Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга насыйп булсын.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарыгыз.
Нет комментариев