Имәнлебаш авылында яшәүче Раиф Зәки улы Махуровка 1 гыйнварда 65 яшь тула.

Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем, бабаем, сине гомер бәйрәмең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлыкта, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, имин гомер кичерүеңне телибез. Алдагы көннәреңдә дә тормышның һәр мизгеленнән ямь табып, тагын озак еллар әнкәй белән бер-берегезгә терәк булып, кайгы-хәсрәтсез, тигез гомер итегез. Без сине бик яратабыз.
Ап-ак карлар яуган салкын кышта,
Син дөньяга аваз салгансың.
Күңелеңдә булган пакьлек хисен
Шул карлардан, ахры, алгансың.
Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Пар канатың янәшәңнән
Атласын мәңге бергә.
Балаларның игелеген күреп,
Яшәгез шулай бергә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныгың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев