Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Имәнлебаш авылында яшәүче яраткан әтиебез, бабабыз Минвәли Кыям улы Гәрәевка 30 апрельдә 80 яшь тула.

25 апреля 2019, 15:47

1047

0

0

Кадерледән-кадерле әтиебез, бабабыз! Гомер юлыңны якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез, бабабыз, сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Безне кадерләп үстереп, яратып-сөеп аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт. Әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез син. Туган нигезебезгә кайчан кайтып керсәк тә, ишегең ачык, колач җәеп каршы аласың, озатып каласың. Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Аллаһа Тәгалә исәнлек-саулык, озын гомер, тән сихәтлеге бирсен сиңа. Алдагы көннәрдә дә җан җылыңның нуры сүнмичә-сүрелмичә, без - балаларыңа, оныкларыңа, оныкчыкларыңа яшәү чыганагы булып торуыңны телибез. Гел шулай көләч йөзле, ягымлы булып, безне сөендереп озын-озак яшә.
Котлы булсын туган көнең,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Безнең өчен һәрчак кадерле син,
Рәхмәт, әткәй, барысы өчен дә.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә, безнең өчен җирдә,
Син иң изге һәм иң кадерле.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә,
Балаларың үскән ояның.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызларың-кияүләрең, 10 оныгың, 4 оныкчыгың исеменнән кызың Гамирә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев