Иске Маврин авылында яшәүче кадерле әниебез Мәгъфия Фәхрәнур кызы Шиһапованы 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз.
Әниебез 33 ел авылда китапханәче булып эшләп, ихтирам һәм абруй казанды. Без - ике улын үстереп, югары белем биреп, олы тормыш юлына озатты. Ул әле дә безгә терәк, киңәшче, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Кайчан кайтсак, безне тәмле ашлары, җылы карашы белән каршы ала, кунак итә. Без аңа чиксез рәхмәтле. Форсаттан файдаланып әниебезнең дуслары Гөлшат Вәлиева белән Зинаида Гатинаны да 8 Март бәйрәме белән ихластан котлыйбыз. Күп еллар терлекчелек тармагында эшләгән хезмәт ветераны Гөлшат Насыйбулловнаны 75 яшьлек юбилее белән дә тәбрик итәбез. Зинаида Михайловна исә күп еллар укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыкты, ул да авылыбызның ихтирамга лаек заты.
Сезгә аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Алдагы көннәрегез бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы булып, безне сөендереп, озын-озак яшәгез!
Изге теләкләр белән Мәгъфия Шиһапованың
уллары Ленар, Илдар, киленнәре, оныклары.
Нет комментариев