Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Иске Зәй бистәсендә туып үсеп, бүгенге көндә Зәйдә гомер кичерүче Надежда Федоровна Сафинаның 26 июльдә 30 яшьлек гомер бәйрәме.

23 июля 2020, 09:50

874

0

1

Кадерлебез, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлап, сәламәтлек,  бәхет-сәгадәт, шатлык-куанычлар белән  имин тормышта гомер кичерүеңне телибез. Балалар бакчасында эшләп, хезмәттәшләрең ихтирамын казандың, гаиләдә яраткан тормыш иптәше, уңган, юмарт  хуҗабикә, киң күңелле, һәркемгә  ярдәмчел, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле син.
Һәр көнгә куанып,  тормыштан, яраткан хезмәтеңнән  тәм табып  яши беләсең. Гел шундый тормыш сөючән, киң күңелле, ачык йөзле  һәм яшь булып кал. Киләчәк көннәрең өметле, куанычлы, имин булсын.
Бәхет агачы син безнең өчен,
Сыгыла күрмә искән җилләрдә.
Бергә барыйк иңне-иңгә куеп,
Шатлык тулы якты көннәргә.
Иң изге теләкләр белән әти-әниең, тормыш иптәшең Максим, балаларың  Кира, Илья. Бу теләкләргә Петровлар гаиләсе дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев