Иске Зәй бистәсендә яшәүче Нина Петровна Пукаева шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Югары Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче Нина Петровна Пукаева шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерле әниебез, әбиебез! Сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз! Син безнең барчабыз өчен дә якты кояшка тиң. Яратуыбызның, сиңа булган рәхмәтләребезнең чиге юк. Авырлыкларга бирешмичә яши белүең белән дә безгә якты үрнәк син.
Сөеклебез, син без - балаларыңа назың, үтемле киңәшләрең белән һәрчак терәк булып торасың, оныкларыңны тәрбияләшәсең. Олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә үзең олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, уңышлы, күтәреңке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын. Шатлык тулы якты көннәр сиңа гел юлдаш булсын, матур мизгелләр гел кабатланып торсын!
Энҗе нурлар сибеп елмаюың
Күңелләргә бирә мең дәва.
Синдәй ихлас, киң күңелле кеше
Бармы икән тагын дөньяда!
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр белән
Гел шатлыкта үтсен һәр көнең.
Ихтирам белән улларың Николай, Василий,
киленнәрең Алена, Олеся, оныкларың Артем, Лия, Яна, Артур һәм Тимур.
Нет комментариев