Иске Зәй бистәсендә яшәүче Нурсинә Әгъләм кызы Юнысованың 29 гыйнварда туган көне.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Ходай сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Сиңа язларның ләйсән яңгырлысын, җәйләрнең кояшлысын, көзләрнең мул ризыклысын, кышларның ак карлысын телибез. Киләчәктә дә һәр туар таңга куанып, гаилә иминлегендә, балаларыңның игелеген генә күреп, аларга куанып, туганнарның җан җылысын тоеп, озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән улларың, киленең,
оныкларың.
Нет комментариев