Иске Зәй бистәсендә яшәүче Рәшидә Сәүбән кызы Миңнехановага 19 гыйнварда 80 яшь тула.

Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым, дип өзелеп яшәгәнең өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Син гади һәм матур яшәдең, синең тормыш юлың күпләр өчен сокланырлык. Без - барлык балаларың, оныкларың синнән үрнәк алып яшибез. Кадерлебез, сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык, шатлык-куанычлар, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, озын гомер кичерүеңне телибез. Әле күп еллар бәхетле әни, яраткан әби булып гомер кичерергә язсын. Син бит безнең өчен иң кадерле кеше, син булганда гына өебез ямьле, сыйларыбыз тәмле.
Исән-сау бул, Ходай сиңа
Гомер бирсен, бирсен сабырлык.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Ә бәхетең булсын гомерлек.
Бәхет таңы көлеп каршыласын,
Шат елмайсын һәрчак йөзләрең.
Кадерлебез булып мәңге шулай
Иминлектә үтсен көннәрең.
Иң изге теләкләр белән балаларың,
оныкларың, киленең.
Нет комментариев