Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Иске Зәй бистәсендә яшәүче сеңлебез Мәүлидә Касыйм кызы Шәймәрданованы ихластан күркәм юбилее белән котлыйбыз.

30 октября 2020, 13:23

503

0

0

Бу дөньяда безнең өчен син иң күркәм, керсез күңелле, гадел, сабыр кеше. Җирдә аклык чәчеп яшәвеңә куанабыз. Үз гомереңдә тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килде сиңа. Киләчәктә дә тормыш мәшәкатьләрен җиңә барып, сынмыйча-сыгылмыйча, Ходай  биргән һәр көнгә куанып, балаларыңның игелеген генә күреп  яшәвеңне телибез. Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар гына юлдаш булсын.
55 яшь - ул күп тә, аз да,
55 яшь - ул олы юл.
Төрлесе булгандыр юлда,
Юллар җиңел булмый ул.
Авыр чакта бирешмәдең,
Сынмадың, сыгылмадың.
Тормышның давылларында
Аумадың, егылмадың.
Биргәненә шөкер итеп
Яшисең риза булып.
Килсен алдагы елларың
Шатлык, бәхеткә тулып.
Иң изге теләкләр белән  Балашов шәһәреннән абыең Рафис гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев