Иске Зәй бистәсендә яшәүче әтиебез Сергей Николаевич Уразайкинга 3 гыйнварда – 50, ә әниебез Светлана Григорьевнага 7 гыйнварда 45 яшь тула
Кадерле әти-әниебез, сезне чын күңелебездән матур юбилейларыгыз белән котлыйбыз. Сез һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз безнең. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы сез, туганнарга мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсез. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, сөенеп яши беләсез. Киләчәктә дә тормышны яратып, шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, куанычлы көннәр телибез. Күңелегез һәрчак тыныч, эшләрегез уң булсын. Һәр туар таңга куанып, балалар игелеген күреп, аларга куанып, имин тормышта яшәргә насыйп булсын. Һәрвакытта да шулай шат һәм көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшәгез,
Күзләрегездә нурлар сүнмәсен.
Тормышыгызда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь булыгыз хәзергечә!
Күңелегез сезнең күтәренке булсын,
Сөеп һәм сөендереп мең-мең яшәгез!
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Алексей-Фәридә, Андрей, Артем.
Нет комментариев