Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Иске Зәй бистәсендә яшәүче Валентина Валериановна Тазировага 6 майда 55 яшь тулды.

07 мая 2020, 13:51

465

0

0

Кадерле җиңгәбез, киленебез, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Ярдәмчел, гаҗәеп сабыр, киң күңелле кеше син. Дәдәбез, энебез Николай  белән тормыш юлында да матур, тырышып гомер кичерәсез. Гаиләгезнең уңган хуҗабикәсе,  яхшы тормыш иптәше,  үрнәк әни,  туганнарга һәрчак җылы мөнәсәбәт күрсәтүче олы җанлы кеше син. Киләчәктә дә исән-сау булып, балаларыгыз, оныкларыгыз белән йортыгыз тулып, гөрләп торсын иде. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларың, оныкларыңның күңел жылысын тоеп, бары игелекләрен күреп, тигез бәхетле озын гомер кичерүеңне  телибез.
Котлы булсын туган көнең,
Күңелеңдә өмет сүнмәсен.
Бәхетле бул! Синең бәхетеңә
Беркайчан да күзләр тимәсен.
Шат елмайган нурлы йөзеңнән,
Өмет чаткылары сүнмәсен.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев