Иске Зәй бистәсендә яшәүче Варвара Васильевна Сахуриевага 29 июньдә 55 яшь тулды.
Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче Варвара Васильевна Сахуриевага 29 июньдә 55 яшь тулды.
Кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Һәрберебез өчен иң кадерле, иң якын кеше син безнең! Әтиебез белән бергәләп, без – ике кызыгызны тәрбияләп үстердегез, олы тормыш юлына озаттыгыз. Оныкларың өчен өзелеп торасың син. Син булганга өебез тәрәзәләре нурлы, өстәлләребез мул, сыйлы. Ходай сине саулыктан аермасын. Әтиебез белән бергә бәрәкәтле матур тормышта, балаларыгыз һәм оныкларыгызга куанып, бер-берегезгә терәк булып, тагын күп еллар безне сөендереп яшәгез. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән кызларың Люба, Надя, кияүләрең Сергей, Максим, оныкларың Виктория, Кира, Илья.
Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла. 3
Нет комментариев