Иске Зәй бистәсендә яшәүче Владимир Герасимович белән Нурисә Хәбибулла кызы Тимофеевларның бергә гаилә корып яшәүләренә бу көннәрдә 50 ел тула.
Иске Зәй бистәсендә яшәүче Владимир Герасимович белән Нурисә Хәбибулла кызы Тимофеевларның бергә гаилә корып яшәүләренә бу көннәрдә 50 ел тула.
Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелебездән алтын туегыз белән котлыйбыз. Еллар узган саен, яшәгән саен, без сезгә карап сокланабыз. Ходай насыйп иткән гомерне мәгънәле һәм матур итеп яши беләсез. Сез безнең өчен зур бер өлге, оныкларыгыз өчен үрнәк булып торасыз. Тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебез, без сезгә чиксез рәхмәтле. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен. Еллар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә насыйп булсын сезгә. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез.
Җирдә яшәү - сынау бит ул, диләр,
Авырлыкны бергә җиңдегез,
Тормыш сукмагыннан бергә атлап,
Алтын туегызга җиттегез!
Ходай биргән олы бүләк бит ул -
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез!
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз Луиза, Ләйсән, кияүләрегез Рамил, Рөстәм,
оныкларыгыз Алия-Денис, Лилия-Таһир, Айнур,
оныкчыкларыгыз Алина, Эльман, Артем.
Нет комментариев