Иске Зәйдә яшәүче Вәкил Сәгъдәт улы Төхбәтуллинга 10 апрельдә 90 яшь тула. Дөрия Хәкимулла кызына 4 мартта 88 яшь тулды.
Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелдән гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз. Ачлык-ялангачлык, сугыш елларын кичергән өлкән буын хөрмәтләүгә лаек. Тырыш хезмәт куеп, без - өч кызны үстереп, югары белем биреп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Сез әле дә безнең терәк, киңәшче. Туган җанлы да сез, якты йөзле, киң күңелле, игелекле булуыгыз белән барыбызны да үзегезгә тартып торасыз. Кайчан килсәк тә, якты йөз, тәмле ашлар белән каршы калып, изге догаларыгыз белән озатасыз. Сез тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисез, бистәбезнең күркәм пары булып гомер кичерәсез. Алдагы көннәрдә дә бары бәхеттә-куанычта, сихәтлектә, балалар-оныкларыгызның игелекләрен күреп, тигез, бәрәкәтле, имин тормышта яшәвегезне телибез.
Бер агачның пар алмасы кебек,
Гомер иттегез сез парлашып.
Озак еллар тагын яшәгез сез,
Сандугачлар кебек сайрашып.
Пешкән алмадай өч кыз үстердегез,
Чыгардыгыз тормыш юлына.
Оныкларга да зур терәк булып,
Яшәгез сез гомер буена.
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз исеменнән уртанчы кызыгыз Рамилә. Бу теләкләргә кода-кодагыйлар, туганнар да кушыла.
Нет комментариев