Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Иске Зәйдә яшәүче Земфера Сәүбән кызы Габдрахмановага 29 апрельдә 60 яшь тулды.

29 апреля 2022, 07:30

964

0

0

Иске Зәйдә яшәүче Земфера Сәүбән кызы Габдрахмановага 29 апрельдә 60 яшь тулды.

 

Кадер авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче, бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган кадерле тормыш иптәшем, әниебез Земфера Сәүбән кызы Габдрахмановага 29 апрельдә 60 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле кешебез син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән, туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхет, шатлык, тигез, имин гомер итәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Җирдә кояш нуры балкыгандай
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мирзанур, улың Алмаз, киленнәрең Ксения, Настя,
оныкларың Артур, Илина, Азалия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев