Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Юбилеең белән, Мария Романовна!

18 ноября 2022, 09:23

209

0

1

Юбилеең белән, Мария Романовна!

Югары Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче кызыбыз, бертуганыбыз Мария Романовна Тимофееваны 55 яшьлек матур юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Син гомереңне сәламәтлек саклау өлкәсенә багышладың, озак еллар җаваплы һәм тынгысыз хезмәттә - шәфкать туташы булып эшлисең. Киң күңелле, эчкерсез, сабыр табигатьле кеше син. Гаиләңдә иреңә ышанычлы тормыш юлдашы, балаларыңа кадерле әни, туганнарың өчен җан атып торасың. Кешелекле йөрәгең, ярдәмчеллегең өчен сине ихтирам итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, тыныч һәм имин көннәр телибез. Балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, Андрей белән бәхетле, озын, тигез гомер кичерсәгез иде. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, аяз булсын, гел шулай елмаеп, игелекле гомер итәргә насыйп булсын.
Җиргә килгәч бәхет бөтен булсын,
Бөтен булсын гомер йомгагы.
Юбилейлар саны күбәйсә дә,
Сизелмәсен еллар узганы.
Озын гомер бирсен Ходай,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак шатлык-куанычлар
Алып килсен туар таңнарың.
Бәхет теләп һәркөн таңнар атсын,
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без телибез туган көнеңдә.
Иң изге теләкләр белән әниең, Анна-Николай,
Николай-Светлана, Михаил-Людмила гаиләләре,
балалар.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев