Югары Баграж авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Любовь Владимировна Тугашевага 10 сентябрьдә 85 яшь тула.

Әниебез әтиебез Роман белән без – дүрт балага гомер бирделәр. Кызганыч, әтиебез бу якты дөньядан иртә китте. Әниебез яшьли тол калып, михнәтне күп күрсә дә, безне җан җылысын биреп, яратып тәрбияләп үстерде. Башкалар парлы булып йөргәндә, тормыш йөген иңнәрендә ялгызы гына күтәрде ул. Әмма беркайчан да зарланмады, балалары кешедән ким-хур булмасын өчен барысын да эшләде. Безне башлы-күзле итеп, һәрберебезне олы тормыш юлына озатты. Балаларыңны җил-яңгыр тидермичә үстереп, үз юлыбызны сайларга ярдәм иткәнең өчен рәхмәт сиңа, әниебез!
Әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Гомер юлыбызда таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да син. Гомерең буе дөньялар түгәрәк, тормышлар мөбарәк булсын дип, балаларың өчен җан атып яшисең. Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп, озын-озак яшәргә язсын иде. Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен, хәерле картлыклар көтсен сине.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшә, әни, яшә йөзгәчә!
Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен,
Бәхет, шатлык белән гомер ит.
Чәчкәләргә кояш ничек кирәк –
Син дә безгә шулай кирәк бит!
Иң изге теләкләр белән улларың, кызларың,
килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев