Югары Баграж авылында яшәүче Людмила Васильевна Тугашеваны туган көне – 50 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз.

Киленебез, җиңгәбез Людмила, дөньяның бар яктылыгын үзеңә җыйган, шат күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле кеше син безнең өчен. Барыбыз өчен дә өзелеп торасың, һәрчак хәлләребезне белеп яшисең. Кайчан килсәк, ишегегез ачык, йөзең ачык, өстәлең тулы сый-нигъмәт. Без сиңа озын гомер, сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, күңел тынычлыгы телибез. Йортыгыз һәрвакыт балалар, оныклар, туганнар белән гөрләп торсын, алда сине бәхетле мизгелләр көтсен. Тормыш иптәшең Михаил белән бер-берегезне ярты сүздән аңлап, тигез тормышта балаларыгызга куанып яшәргә язсын. Тормышыңның һәр мизгеле бәхет белән үтсен.
Бу юбилей әле тагын бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Телибез без сиңа олы бәхет,
Сөенечләрнең иң татлысын,
Сәламәтлекнең иң ныклысын,
Тормышның мул, тулы, затлысын!
Иң изге теләкләр белән әниең, Анна-Николай, Николай-Светлана, Мария-Андрей гаиләләре һәм балалар.
Нет комментариев