Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Мәлем мәктәбе укытучысы Фәнүзә Равил кызы Гайфуллинага 2 ноябрьдә 60 яшь тула.

02 ноября 2022, 13:46

323

0

6

Югары Мәлем мәктәбе укытучысы Фәнүзә Равил кызы Гайфуллинага 2 ноябрьдә 60 яшь тула.

Укытучы гомере ул йөгерек судай узып киткән еллар белән түгел, ә аның иҗади хезмәте, тормышта үз урынын тапкан укучылары белән үлчәнә.
Хөрмәтле Фәнүзә Равиловна, Сез бөтен көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә – укучыларга белем бирү һәм тәрбияләүгә багышладыгыз. Укучылар күңелен аңлап, һәрберсенә якын килеп эшли беләсез. Сез һәрчак акыллы, тынгысыз йөрәкле, сабыр холык-лы. Гади, кешелекле, ярдәмчел булганыгыз өчен укучылар да, әти-әниләр дә, коллектив та хөрмәт итә үзегезне. Сез уңган хуҗабикә, кадерле әни, тормыш иптәшегезгә тугры тормыш юлдашы, таянычы. Алга таба да гомер юлыгыз сикәлтәсез булсын. Балаларыгызның игелеген күреп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын.
Бу юбилей әле тагын бер баскыч
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга
Үткәннәргә үкенмәслек итеп
Яшисез Сез – күпләр соклана.
Муллык, бәхет юлдаш булсын һәрчак
Яшәгәндә якты дөньяда.
Зур хөрмәт белән хезмәттәшләрегез.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев