Югары Шепкә авылында яшәүче Минфаиз Һади улы Нуретдиновка 25 ноябрьдә 70 яшь тула

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Син безне көчле, ышанычлы канатың астында җил-яңгыр тидерми, кадерләп үстердең, бүген дә әниебез белән без - балаларыгызны, онык-ларыгызны төп нигезгә җыеп, барыбызны сак-лап, яклап, кадерләп яшисез. Син безнең өчен гомер буена ныклы терәк. Безне игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшисең. Безнең кадерле әтиебез син, оныкларыңның яраткан бабалары. Туган йортыбыз һәрвакыт ризыклы булсын, балалар-оныклар игелеген күреп, әниебез белән бер-берегезгә куаныч-терәк булып, тигезлектә озын-озак гомер итәргә язсын. Бәхетле, матур картлык, җан тынычлыгы, сәламәтлек, сөенечле гомерләр телибез.
Алда сине тыныч картлык көтсен,
Гел шатланып яшә дөньяда.
Без бәхетле – таянырлык кеше,
Кадерлебез тик син булганга.
Сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрмә,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәтебезне әйтеп, газизебез,
Баш иябез синең каршыңда.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев