Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Изге теләкләребез Миңнетәкыя Илһаметдин кызы Хисамовага

24 ноября 2019, 11:30

573

0

3

Әнкәй... Биш  хәрефтән торган бу сүздә күпме  җылылык, күпме мәгънә ята!  Һәр кеше өчен иң кадерле кеше ул! Безнең әнкәебез Миңнетәкыя Илһаметдин кызы  Хисамова 1940  елның 25 июнендә Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылында дөньяга килгән.
Аксар егетенә кияүгә чыгып, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Безнең әнкәебез ир-ат эше белән хатын-кыз эшен беркайчан аермады. Ул - хәзерге вакытта 11 оныкның дәү әнисе. Безне генә түгел, тирә-якны матур җырлары белән сөендереп яши. Без - балаларын кешеләргә карата шәфкатьле, ярдәмчел итеп үстерергә тырышты.
Әниләр көне белән котлыйбыз сине, газиз кешебез! Сәламәт булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшә, әнкәебез!
Балам кайта, диеп, һәр атнада
Пешерәсең, әнкәй, тәм-томны.
Нур бөркелсен һәрчак безнең йорттан,
Сүндермичә яшә утыңны.
Балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев