Кабан-Бастрык авылында туып үсеп, бүгенге көндә Югары Багражда яшәүче Екатерина Александровна Мухановага 3 июньдә 60 яшь тула.
Кабан-Бастрык авылында туып үсеп, бүгенге көндә Югары Багражда яшәүче Екатерина Александровна Мухановага 3 июньдә 60 яшь тула.
Кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Гомер юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булды, син аларны уфтанмыйча күтәрә белдең. Яшәү рәвешең без - балаларыңа, оныкларыңа матур өлге. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың белән безне ышыклап яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Ходай сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Әтиебез белән тигезлектә, балалар-оныкларның шатлык-куанычларына күмелеп, озын-озак еллар сәламәт булып яшәргә язсын.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Иң изге теләкләр белән улларың, кызларың, кияүләрең, оныкларың. Безнең теләкләргә әтиебез,
кодагыйларың, туганнар да кушыла.
Нет комментариев