Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кабан-Бастрык авылында яшәүче газиз әниебез, кадерле әбиебез Галина Ивановна Фроловага 3 мартта 80 яшь тулды.

05 марта 2021, 09:25

249

0

0

Әниебез әтиебез белән бергә матур, тату гомер кичереп, 5 бала тәрбияләп үстерделәр, һәрберебезне олы тормыш юлына бастырдылар. Бүген әниебез балаларына, онык-оныкчыкларына      куанып яши. Әниебезнең тынгы белмәс эшчән куллары әле дә тик тормый: кош-корт асрый, җәй буе бакчада матурдан-матур чәчәкләрен, җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерә, умарта асрый. Тормышны яратып, вакытның минутын да әрәм итмичә яши ул.
Кадерле әниебез, әбиебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең һәм 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Гомерең озын, мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын. Изге күңелең картаймасын, бәхет, шатлык-куанычлар килеп торсын, безне сөендереп, озын-озак гомер кичерергә насыйп булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Безгә алтын киңәшләреңне биреп, нигезебез хуҗасы булып озак яшә әле.
Котлы булсын юбилеең, әни,
Нурлар чәчсен һәрчак  йөзләрең.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Үтсен синең язың, көзләрең.
Җирдә кояш балкыгандай,
Син балкыйсың безнең  күңелдә.
Тормышыбыз синең белән    матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Изге теләкләр белән улың-киленең, кызларың-кияүләрең, онык-оныкчыкларың.  

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев