Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кадер авылында гомер итүче ветеран укытучыбыз Дания Мирза кызы МИННЕБАЕВАНЫ юбилее белән тәбрик итәбез.

17 ноября 2017, 08:34

1250

0

0

Кадер авылында гомер итүче ветеран укытучыбыз Дания Мирза кызы МИННЕБАЕВАНЫ юбилее белән тәбрик итәбез.

Хөрмәтле Дания Мирзовна, сезне олы бәйрәмегез — 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез го-мерегезне балалар тәрбияләүгә багышладыгыз. Кадер мәктәбендә 35 ел татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытып, хезмәт юлында төрле дәрәҗәдәге мактаулы исемнәр яуладыгыз. Сезнең биргән белемнәрегез, үгет-нәсихәтләрегез күпләргә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм иткәндер. Шуңа күрә бүгенге көндә Сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, рәхмәтле хисләребезне бернинди дә бүләк алыштыра алмас, аларны рәхмәт сүзе аша җиткерәбез, хөрмәтле коллегабыз. Рәхмәт Сезнең сабырлыгыгыз, зирәклегегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгыз һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! Һәр яңа көн бәхет алып килсен, Алсу таңнар күмсен шатлыкка. Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә, Картаерга һич тә ашыкма! Иң изге теләкләр белән Кадер мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев