Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кадер авылында гомер итүче Зинаида Дмитриевна Никитинаның 19 декабрьдә 80 яшьлек юбилее.

19 декабря 2019, 16:04

939

0

8

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем! Сине олы юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әти белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әтиебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аналарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әни. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырышабыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә киләсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта таләпчән дә була беләсең.  Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Син балаларыбызга да ягымлы әби. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгыз һәм оныкларыгызның игелеген күреп, әти белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Сиңа  исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик тигезлектә һәм шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, озын-озак тигезлектә яшәргә язсын.
Әниебез, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матуррак булсын
Гомереңнең калган өлеше!
Гаилә нигезе нык син булганга гына,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып кайтсын үзеңә!
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Әти белән бергә имин яшәргә!
Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың. 

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев