Кадер авылында гомер итүче кадерле кешебез Радик Салих улы Дәүләтшинның 24 октябрьдә туган көне.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кешебез!
60 яшең белән котлап, зур бәхетләр сиңа телибез,
Үзең кешелекле булган өчен, олылыйбыз бүген сине без.
60 яшең тулсын, күңелең картаймасын,
Йөрәктәге дәртең белән мәңге яшь булып кал син.
Авыруны белми яшә, бул һаман үз көчеңдә,
Сине исән-имин күрү - бәхет барыбыз өчен дә.
Яшәү үзе бәхет, әгәр балаларың
Хөрмәт итеп сине яшәсә.
Ходай биргән шушы гомерләрне
Шөкер итеп әгәр үтәлсәң,
Иңне-иңгә куеп яшьнәсәң.
Уфтанма әле, гомер үтә, диеп,
Бер мизгеле бушка узмаган.
Маңгайларга еллар тирән итеп,
Юкка мыни сырлар сырлаган?!
Җил-давылга каршы бара алдың.
Зил-зиләгә күкрәк терәдең.
Намус белән җирдә яши алдың,
Хезмәт белән бурыч түләдең.
Кайгы-хәсрәт урап узсын безне,
Язлар булып шатлык әйдәсен.
Бозлы сүзләр җанны суытмасын,
Йөрәкләрдә бәхет җәйләсен.
Яшәү ямен югалтмыйча яшик,
Шатлык коеп яшәр елларга.
Моңнар ташып, бары кояш көлеп,
Нур сирпесен алда юлларга.
Изге теләкләр белән балаларың
Раил-Лилия, Рузилә-Динар, Ринас,
кадерле оныкларың Артур, Айсель, Рамина, Дарина. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев