Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кадер авылында яшәүче Галя Николаевна Закировага 1 гыйнварда 55 яшь тула.

29 декабря 2017, 10:05

1099

0

0

Кадер  авылында   яшәүче  Галя   Николаевна  Закировага   1 гыйнварда 55 яшь тула.

Кадерле әниебез, тормыш иптәшем, сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сабыр, уңган, тәвәккәл булуың белән барыбызга да үрнәк син. Гаиләбездә син булганга, тормышыбыз бөтен, өебез ямьле, ышык. Беркайчан да зарлануны, уфтануны белмисең, эшеңне яратып, намус белән башкарасың. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Янәшәбездә синең кебек әниебез булу белән без чын-чынлап бәхетле. Бүгенге бәхетле көннәр әле озак дәвам итсен. Киләчәктә дә тормышны яратып, әтиебез белән шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы,  бәхет, куанычлы көннәр телибез. Балаларыңның  игелеген күреп, аларга куанып, озын-озак яшәргә насыйп булсын.  
Яшә җирдә, якты гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Тормышта син ныклы терәксең,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Равис, улларың Рәис, Рәмзил, кызың Азилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев