Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кадер авылында яшәүче әниебез Миннегаян Хәсәнша кызы БИКЧӘНТӘЕВАГА 20 ноябрьдә 90 яшь тула.

17 ноября 2017, 08:33

1265

0

0

Кадер авылында яшәүче әниебез Миннегаян Хәсәнша кызы БИКЧӘНТӘЕВАГА 20 ноябрьдә 90 яшь тула.

Кадерле әнкәебез, сөекле әбиебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз. Олуг бәйрәмең мөбарәк булсын. Ходай Тәгалә сине исәнлек-саулыктан аермасын, туган өебезнең бусагасыннан беркайчан да бәхетсезлек атламасын. Безгә биргән яхшы тәрбияң, хәер-фатихаң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт, сиңа әнкәебез. Җир йөзендәге иң-иң изге теләкләрне генә – сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез озын гомер телибез. Рәхмәт сүзе генә аз булыр күк, Без гомерлек сиңа бурычлы. Язсын Ходай безгә исән-имин Кайтарырга шушы бурычны. Балалардан теләк-котлауларны Чын күңелдән кабул ит әле. Озак еллар безгә терәк булып, Гомер йомгакларын сүт әле. Һәрчак шулай шатлык белән яшә, Гомерләрнең сиңа олысы. Туган көнгә тирән хөрмәт белән Бездән, әнкәй, рәхмәт җылысы. Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев