Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кадер авылында яшәүче Николай Никитич белән Зинаида Дмитриевна Никитиннар 1960 елның 7 февралендә уртак тормыш корып җибәргәннәр. Шул еллардан соң 60 ел гомер узган.

07 февраля 2020, 08:13

492

0

4

60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән?! Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, без аларга карап сокланабыз. Әти-әниебез Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле.  Алар безнең өчен өлге, оныклары өчен үрнәк булып тора.
Безнең кадерлеләребез, сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез - бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшисез. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, 3 бала үстереп, аларны олы тормыш юлына озаттыгыз. Авырлыклар килгәндә дә бер-берегезне югалтмагансыз, төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер итәсез. Ходай сезне саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Мең рәхмәт әйтеп, сезнең алда баш иябез. Әле озак еллар сезнең  йөрәк җылысын һәм шифалы сулышыгызны  тоеп яшәргә насыйп булса иде! Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз,кияү-киленнәрегез,оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев