Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кадер авылында яшәүче Рәмилә Нәҗип кызы Дәүләтшинаның 19 октябрьдә 55 яшьлек юбилее.

18 октября 2019, 08:27

647

0

0

Безнең өчен өзелеп торучы,  туган җанлы, киң күңелле, акыллы киңәшләрен бирүче, дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам» дип, чын күңелдән борчылучы, әниебез, дөньядагы иң якын кешебез. Син безне тормыш авырлыклары алдында югалып калмаска, ялгыш эшләрдән читтә йөрергә өйрәтәсең. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт, көләч йөзле, бәхетле булуыңны,  озын гомер, киләчәктә дә гаилә шатлыклары белән мул тормышта,  якыннарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, тынычлыкта яшәвеңне телибез. Юбилеең котлы булсын!
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Ак бәхетләр сиңа юлдаш булсын
Үткән чакта гомер юлларын.
Онытма син авыр минутларда
Сине аңлар кеше – без барын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Радик, балаларың Раил-Лилия, Рузилә-Динар,
Ринас һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев