Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кадер мәктәбе укытучысы Ләйсән Камил кызы Садыйковага 7 апрельдә 50 яшь тулды.

08 апреля 2022, 08:00

964

0

2

Кадер мәктәбе укытучысы Ләйсән Камил кызы Садыйковага 7 апрельдә 50 яшь тулды.

Кадер мәктәбе укытучысы Ләйсән Камил кызы Садыйковага 7 апрельдә 50 яшь тулды.
Хөрмәтле Ләйсән Камилевна, күркәм юбилеегыз уңаеннан Сезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сезнең гомер намуслы хезмәттә үтә. Мәктәбебезгә килгән көнегездән бирле сайлаган кыйблагызга, һөнәрегезгә тугры булып хезмәт куясыз. Балалар белән уртак тел табып эшлисез. Үз һөнәрегезне яратып, намуслы башкарасыз, балаларны ихлас яратасыз, шуңа күрә алар арасында да ихтирам яуладыгыз, коллективта, авылда да абруегыз зурдан. Сездәйләр турында чын тәрбияче, диләр һәм бу хак сүзләр. Көчле рухлы, эшкә батыр, тәвәккәл кеше Сез.
Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, күңел тынычлыгы телибез. Балаларыгызның игелеген күреп, бары куанычлардан гына торган имин тормыш кичерергә язсын Сезгә. Туган көнегез котлы, мөбарәк булсын. Һәр яңа таң бары сөенечле хәбәрләр белән генә тусын.
Сезнең гомер алтын көзгә охшаш:
Күңел җылысын бүләк итәсез.
Бары бәхет, сөенечләр генә
Алып килсен һәрбер иртәгез
Тормышыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән,
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.
Хөрмәт белән хезмәттәшләрегез.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев