Кадер урта гомумбелем мәктәбе китапханәчесе Оркыя Гамил кызы Шәйдуллинага 18 декабрьдә 45 яшь тула.

Хөрмәтле Оркыя Гамиловна, матур бәйрәмең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Бар көчеңне китапханәче эшенә багышлаган гүзәл зат буларак, эчкерсез, ихлас, ягымлы булуың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да балаларың, якыннарыңның игелеген тоеп, шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Ихтирам белән Кадер мәктәбе коллективы. 7
Нет комментариев