Кадер урта гомуми белем мәктәбе укытучысы Әлфия Равил кызы Галиуллинага 27 апрельдә 60 яшь тула.
Мәгариф өлкәсендә күпьеллык тырыш хезмәт куйган, тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк булган, авылдашларының зур ихтирамын казанган Әлфия Равиловнаны юбилее белән ихлас йөрәктән котлыйбыз.
Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр Сезнен күңелләрне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын Сезгә. Бар көчегезне балаларга белем бирүгә багышлаган гүзәл зат буларак эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлылыгыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да балаларыгызнын , якыннарыгызның игелеген тоеп шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын Сезгә мул гына.
Без телибез сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмегезнең матур хатирәсе
Күңелегезддә калсын уелып.
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Хөрмәт белән Кадер мәктәбе коллективы
Нет комментариев