Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кадер урта гомуми белем мәктәбе укытучысы Зөһрә Ринат кызы Миңнегалиевага 20 май көнне 50 яшь тулды.

20 мая 2020, 09:17

605

0

4

Мәгариф өлкәсендә күпъеллык тырыш хезмәт куйган, тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк булган, авылдашларының зур ихтирамын казанган Зөһрә Ринатовнаны  юбилее белән ихлас йөрәктән котлыйбыз.
Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бар көчеңне балаларга белем бирүгә багышлаган өчен, гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да балаларыңның, якыннарыңның игелеген тоеп шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез  сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә  җыелып.
Ихтирам белән Кадер мәктәбе коллективы.

 

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев