Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кадер урта мәктәбе укытучысы Алсу Фаит кызы Әюповага 24 гыйнварда 45 яшь тулды.

24 января 2019, 15:41

806

0

2

Мәгариф өлкәсендә күп еллар намуслы  тырыш хезмәт куючы, тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк булган, авылдашларының зур ихтирамын казанган Алсу Фаитовнаны ихлас күңелдән   юбилее белән котлыйбыз. Хөрмәтле Алсу Фаитовна, Сез  сайлаган хезмәтегезне яратып, бирелеп, зур җаваплылык белән башкарасыз. Бөтен көчегезне балалар тәрбияләүгә куйган зат буларак, эчкерсез, ихлас, тырыш булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз. Гаилә тормышыгыз да соклангыч, мул сыйлы, йортыгыз кунакчыл. Бу матур тормыш юлы артында күпме акыл зирәклеге, кул тырышлыгы, сабырлык, уңганлык ята. Сау-сәламәт булыгыз, тигез яшәгез, кайгы-хәсрәт күрмәгез. Киләчәктә дә балаларыгыз, якыннарыгызның җылысын, күңел назын тоеп, гомер елларын санамыйча, тормышның һәр көненнән, һәр мизгеленнән тәм табып яшәгез дә яшәгез әле.
Сезнең гомер ямьле җәйгә охшаш:
Күңел җылысын бүләк итәсез.
Бары бәхет, сөенечләр генә
Алып килсен һәрбер иртәгез.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Ихтирам белән Кадер мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев