Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кадер урта мәктәбе укытучысы Равил Минрази улы Миннегалиевка 26 гыйнварда 55 яшь тула.

24 января 2019, 15:49

870

0

0

Хөрмәтле Равил Минразиевич, Сез мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәт куясыз, бөтен көчегезне, белемегезне, йөрәк егәрен, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә – балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладыгыз. Һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы Сез. Нинди генә эшкә алынсагыз да, җиренә җиткереп, намус белән башкарасыз, тырыш, төпле акыллы булуыгыз, сабыр холкыгыз белән хезмәттәшләрегезнең, авылдашларыгызның ихтирамын яуладыгыз.  Алга таба да тормышта салган эзегезнең яктылыгына, уңышларына куанып, озын гомер кичерергә, бәхетле көзләргә аяк басарга язсын Сезгә. Гел шулай эчкерсез, киң күңелле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып, саулыкта яшәргә, гаиләгез, якыннарыгыз белән бергәләп, тормыштан тәм табып, иминлектә, кайгы-хәсрәт күрмичә гомер итәргә язсын. Сау-сәламәт, озын гомерле булыгыз. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!
Алтын куллы, күркәм холыклы Сез,
Намус белән хезмәт куясыз.
Изге эшләр белән бизи-бизи,
Гомер юлыгызны узасыз.
Бәйрәмегез белән тәбрик итеп,
Саулык-сәламәтлек телибез.
Бәхет, шатлык, күңел тынычлыгы
Алып килсен туган көнегез.
Хөрмәт белән Кадер мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев