Кадер урта мәктәбе укытучысы Рәмилә Нәҗип кызы Дәүләтшинаның бу көннәрдә 55 яшьлек юбилее.
Мәгариф өлкәсендә 34 ел намуслы тырыш хезмәт куючы, тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк булган, авылдашларының зур ихтирамын казанган Рәмилә Нәҗиповнаны ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз.
Хөрмәтле Рәмилә Нәҗиповна, Сез сайлаган хезмәтегезне яратып, бирелеп, зур җаваплылык белән башкарасыз. Бөтен көчегезне балалар тәрбияләүгә куйган зат буларак, эчкерсез, ихлас, тырыш булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз. Гаилә тормышыгыз да сок-ландыргыч, мул сыйлы, йортыгыз кунакчыл. Бу матур тормыш юлы артында күпме акыл зирәклеге, тырышлык, сабырлык, уңганлык ята. Сау-сәламәт булыгыз, тигез яшәгез, кайгы-хәсрәт күрмәгез. Киләчәктә дә балаларыгыз, якыннарыгызның җан җылысын, күңел назын тоеп, гомер елларын санамыйча, тормышның һәр көненнән, һәр мизгеленнән тәм табып яшәгез дә яшәгез әле.
Сезнең гомер алтын көзгә охшаш:
Күңел җылысын бүләк итәсез.
Бары бәхет, сөенечләр генә
Алып килсен һәрбер иртәгез.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Ихтирам белән Кадер мәктәбе коллективы.
Нет комментариев