Кадер урта мәктәбе укытучысы Роза Николаевна Семенованың бу көннәрдә 50 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Роза Николаевна, Сезне чын күңелебездән матур юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез озак еллар мәктәбебездә укучыларга белем һәм тәрбия бирәсез. Бөтен көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны авыр, әмма игелекле хезмәткә – балалар укытуга багышладыгыз. Балалар күңелен аңлап, һәрберсенә якын килеп эшли беләсез. Сез һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы, бала җанлы. Гади, кешелекле, ярдәмчел булганыгыз өчен балалар да ярата, коллектив та хөрмәт итә үзегезне.
Сез уңган хуҗабикә, кадерле әни, тормыш иптәшегезгә тугры тормыш юлдашы, таяныч. Алга таба да гомер юлыгыз сикәлтәсез булсын. Йортыгыздан бәрәкәт, җылылык беркайчан да китмәсен. Балаларыгызның игелеген күреп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын. Сәламәт булыгыз, пар канатларыгыз каерылмасын, бәхетле булыгыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне теләп калабыз. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелегезне яктыртып торсын.
Үзгәрмәгез, гомер буе шулай
Яшь күңелле булып калыгыз.
Бәхет, саулык юлдаш булсын Сезгә,
Борчу белмәс шул чак җаныгыз.
Гомер буе шәфкать нурын саклап,
Яшәгез Сез һәрчак саулыкта.
Бу бәхетне алыштырып булмый
Дөньядагы алтын-байлыкка.
Хөрмәт белән Кадер мәктәбе коллективы.
Нет комментариев