Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кадер урта мәктәбе ветеран хезмәткәре Кәримә Габдулла кызы Гавриловага 18 июльдә 70 яшь тула.

17 июля 2020, 09:25

546

0

2

Хөрмәтле Кәримә Габдулловна!
Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз.  Сез  сайлаган хезмәтегезне яратып, бирелеп, зур җаваплылык белән башкардыгыз, бөтен көчегезне балалар тәрбияләүгә куйдыгыз , яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк булып, авылдашларның зур ихтирамын казандыгыз.
Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел сез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне теләп калабыз. Гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Сезгә!  
Гади, сабыр, олы җанлы да сез,
Кылганыгыз бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнегез,
Бәхетләрегез булсын гомерлек.
Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Ихтирам белән  Кадер мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев