Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кадер урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Михайловна Солтанова 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

08 октября 2021, 08:10

633

0

3

Кадер урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Михайловна Солтанова 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадер урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Михайловна Солтанованы 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Хөрмәтле Лариса Михайловна! Сез гомерегезне балалар укытуга, яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган шәхес. Тынгы белми торган, алга омтылып яшәүче, киң эрудиция-ле, зирәк акыллы кеше. Балалар күңелен аңлап, һәрберсенә якын килеп эшли беләсез. Сез һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы, бала җанлы. Гади, кешелекле, ярдәмчел булганыгыз өчен балалар да ярата, коллектив та хөрмәт итә үзегезне.
Гаиләгез дә матур, йортыгыз кунакчыл. Киләчәктә дә бәрәкәттә, муллыкта гомер итәргә язсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарыгыз тыныч булсын. Балаларыгызның игелеген күреп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне теләп калабыз. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелегезне яктыртып торсын.
Гомер юлыгыз сокланырлык,
Үрнәк булып, матур яшисез.
Тырыш, сабыр, кыю,
тәвәккәл,
Олы җанлы изге кеше Сез.
Үзгәрмәгез, гомер буе шулай
Яшь күңелле булып калыгыз.
Бәхет, саулык юлдаш
булсын Сезгә,
Борчу белмәс шул чак
җаныгыз.
Зур хөрмәт белән мәктәп коллективы.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев