Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кадерле кешебез, районыбызның Түбән Биш авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Бохарай авылында яшәүче Тамара Владимировна Захарова 29 июльдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

23 июля 2021, 08:19

605

0

0

Безнең өчен иң кадерле һәм газиз булган тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез сине чын күңелебездән барыбыз да бергәләшеп гомер бәйрәмең белән котлыйбыз!
Сөеклебез! Синең күңел назың барыбызны да якты  кояш нурлары кебек җылытып тора. Тормыш иптәшең өчен ныклы терәк, балаларың, оныкларыңның кайгыртучан әнкәсе, нәсел-нәсәбебезгә туган җанлы якын кеше була белгәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Алгы көннәрдә дә тигезлектә, сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычына төренеп, килен-кияү, кода-кодагыйлар ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар, дуслар хөрмәтенә тиенеп борчу-мәшәкатьләрсез, хәерле гомерләр кичерергә насыйп булсын.      
Алтмыш түгел, алты унлык,
Яки унике “бишле”,
Һәр елыңның һәр аена
Тормыш куйган бер “биш”не.
Парлы тормыш җиңелрәк,
Язмыш ялгыз итмәсен,
Тормыш чишмәсе җырласын,
Мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормын иптәшең Пимен, улың Анатолий, кызың Людмила, киявең, киленең һәм оныкларың.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев