Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кадерле Заһидә Хәмит кызы Әхмәтҗанова бу бәйрәм көнендә юбилеен билгеләп үтә.

21 февраля 2020, 09:17

478

0

0

Кадерле, газиз кешебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Син йортыбызның яме, якты йөзле, киң күңелле, тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Тыныч холкың, сабыр, оптимист рухлы булуың белән күпләргә үрнәк син. Озак еллар Аксар авылында фельдшер булып, кешеләрне тәмле телең, күтәренке кәефең белән  дә дәваладың.Йокысыз төннәрең, ялсыз үткән көннәрең өчен дә бер дә үкенмәдең,авырулар янына ашыктың.Эшеңнән ямь һәм тәм табып эшләвең белән авылдашларыбызның олы ихтирамын казандың.
Кадерле әниебез! Син безгә - ике улыңа, дөрес тәрбия бирдең. Син хәзер дә безнең киңәшчебез, ярдәмчебез, оныкларга яраткан әби. Беренче көннән үк ике киленеңне дә үз кызларың итеп кабул иттең. Сагынып, ашкынып туган нигезгә кайту - безнең өчен зур куаныч. Безне һәрчак тәмле ризыклар белән каршы аласыз, озатып каласыз. Якты өебезнең утлары сүнмәсен, без - балаларыгызның йөрәк җылысын тоеп, озак еллар яшәргә насыйп итсен. Әтиебез белән сәламәтлектә һәм тигезлектә, бәрәкәтле имин тормышта яшәргә язсын. Якыннарыңның күңел җылысын тоеп, уңышларына куанып, бәхетле гомер кичерергә язсын. Өебез нурлы,  нигезебез тыныч,  табыныбыз мул, йортыбыз кунакчыл булсын.
Гаилә нигезе нык син булганга гына,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып кайтсын үзеңә!
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Әти белән бергә яшәргә!
Иң изге теләкләр белән улларың,киленнәрең һәм оныкларың. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев