Кәдек авылында туып, бүгенге көндә Зәйдә яшәүче Фәйрүзә Зөфәр кызы Ханнановага 29 апрельдә 55 яшь тула.

Кадерле кешебез, кыз туганыбыз, сине ихластан юбилеең белән котлыйбыз. Синең әле акыл, зиһен туплап, күңел байлыгыңны башкалар белән уртаклаша торган гүзәл чорың, син моңа лаеклы килдең. Тормыш иптәшең Марат белән ул һәм кыз үстереп, аларга белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга, максат-хыялларын чынга ашырырга булыштыгыз, сез әле дә аларга терәк, киңәшче. Туганнарыңа, якыннарыңа да игелекле, ярдәмчел син. Тәмле ашларың белән каршы алып, хәерле эш-гамәлләр теләп озатып каласың. Язларның ләйсән яңгырлысын, җәйләрнең кояшлысын, көзләрнең мул ризыклысын, кышларның ак карлысын телибез. Киләчәктә дә һәр туар таңга куанып, гаилә иминлегендә, сихәтлектә, Марат белән тигезлектә, балаларыгызның игелекләрен күреп, аларның уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Һәрвакыт үзеңнең кирәклегеңне, кадерле икәнеңне тоеп яшә. Һәр мизгел сиңа шатлык кына алып килсен.
Иң изге теләкләр һәм хөрмәт белән туганнарың. Бу теләкләргә әни дә кушыла.
Нет комментариев